Электронная книга: Гали бине Әбү Талиб «Сөйләм осталыгы юлыннан»
Мөселман дөньясында, аеруча шигыйлар мохитендә, үзенең әһәмияте буенча Изге Коръәннән генә калыша торган җыентыкның татар теленә беренче тулы тәрҗемәсе. «Нәһҗ әл-бәлага» – «Сөйләм осталыгы юлыннан» бүген барлык гарәп гуманитар югары уку йортларында өйрәнелә, чөнки аның теле – югары «садж`» яисә рифмаланган прозаның үрнәкле стиле. Җыентык өч өлештән – хөтбә, хатлар һәм афоризмнардан (канатлы сүзләр) тора. Аларны төрле вакытта һәм хәл-вакыйгаларда, әмма бер үк тарихи җирлектә – пәйгамбәрнең вафатыннан соң ике генә дистә ел үткәндә Ислам хәлифәлеген чолгап алган беренче сәяси фетнә чорында имам Гали сөйләп ишеттергән яисә үз куллары белән язган. Издательство: "Садра" (2007)
ISBN: 978-5-906859-28-0 электронная книга Купить за 164 руб и скачать на Litres |
Другие книги схожей тематики:
Автор | Книга | Описание | Год | Цена | Тип книги |
---|